Балтач яшьләрен район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде. Яшьләр сәясәтендә актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары тапшырды. «Хыял» яшьләр үзәге җитәкчесе Гадил Таһир улы Гарифуллин Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. *** Мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләүче «Фикердәшләр» клубын оештыручы Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде. *** Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: − Фирүзә Рәмис кызы Гатиятуллина – «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының педагог оештыручысы; − «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы. Җитәкчесе Инсаф Харис улы Ибраһимов. − Искәндәр Алмаз улы Нотфуллин – Балтач районы яшьләр парламенты җитәкчесе.
Балтач яшьләрен район башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде
26 июня 202526 июн 2025
~1 мин