Цезарь салаты рецепты. Кирәк: Пекин кәбестәсе Тавыкның түш ите Помидор(булса черри сорты) Ак ипи яки батон Каты сыр(минеке "российский" дигән Тоз, кипкән сарымсак оны, паприка. Тәлинкәгә пекин кәбестәсен турап саласы, төбе капланырлык итеп. Помидорны шакмаклап турап, берничә кисәк кәбестә өстенә саласы. Тавыкның түш итен турап, сарымсак оны һәм паприка белән болгатып кыздырасы һәм помидор янына берничә кисәк куясы. Өстенә вак кыргычтан чыгарып сырны сибәсе. Батонны яки ипине шакмаклап турап, ит кыздырган табада кыздырып аласы. Салатның өстенә кыздырган батон кисәкләрен тезәсе Автор: Кадрия Ишмурзина