Җәйнең ямьле бер көнендә бистәбезнең Девятаев урамында яшәүчеләр җыелыштылар да, Урам бәйрәме үткәрергә булдылар. Барысы да яшьләр, энергияләре ташып тора, уйлаштылар-уйлаштылар да, бер бакчаның печән күмәләшеп шәп иттереп чаптылар башта, аннан шунда табын корылды, халык җыелды, учак ягылды, пылау пеште, шашлык кызды, коймак өлгерде. Әлеге бәйрәмнең спонсорларыннан берсе булган активистка Альмира Филипова бәйрәмнең ачылышыда болай диде: - Әлеге идеяны урамыбызга иң беренчеләрдән булып күченгән Ришат абый Сәлахов белдерде, мин күтәреп алучысы гына. Бик матур чара, бик тиз генә, җайлы гына оештык, димәк, бу бәйрәм безгә кирәк булган. Бер-беребезне белеп, якыннан танышып, шатлыкта да, борчуда да бергә булырга чакыра торган бәйрәм бу. Рәхмәт, шушы табынны, урынны әзерләүче һәммәбезгә дә, инде алга таба да шушындый бәйрәмнәрне кабатлап торыйк. Бу бәйрәм 1 июнь — Балаларны яклау көненә дә, Сабантуй кебегрәк, урам бәйрәме буларак, һәм барыннан да бигрәк Михаил Девятаевның батыр очучы, Сов
Җәйнең ямьле бер көнендә бистәбезнең Девятаев урамында яшәүчеләр җыелыштылар да, Урам бәйрәме үткәрергә булдылар
8 июня 20258 июн 2025
1 мин