Бик тәмле кыстыбый. (Фәтхулова Г.) Камыр өчен: - 0,5л. каймак(кибет сметанасы да ярый); - 2 йомырка; - тоз; - 30 - 40гр. үсемлек мае; Он. Онны акрынлап кушабыз. Эчлек өчен: төелгән бәрәңге, йә булмаса пешкән тары ярмасы(боткасы). Яраткан кешегә бәрәңгене төеп бетергәндә кызган суган салырга була. Әзер кыстыбыйны майлар өчен эретелгән атланмай. Кыстыбый пешергәндә миннән берничә киңәш: - камырны баскач ял иттерү мөһим; - эчлек өчен бәрәңгене төйгәндә кайнар сөт салсаң, бәрәңге каралмый; - әгәр дә ашказаныгызга кызган ризыклар ярамый икән, бу очракта суганны атланмай белән кыздырмаска, ә сөт белән кайнатырга була; - әзер кыстыбыйның өстен эреткән май белән майлап, табага тезеп, каплап 10 - 15 минутка мичкә куеп алсаң, ул үзе бер төрле тәмле була.