Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты башлыгы Яна Лантратова Премьер-министр Михаил Мишустинга хатын-кыз 24 яшькә кадәр бала тапкан очракта ана капиталын түләү күләмен 1 миллион сумга арттыру тәкъдиме белән рәсми мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». «Сездән, хөрмәтле Михаил Владимирович, хатын-кыз 24 яше тулганчы беренче баласын тапкан очракта ана капиталы күләмен 1 миллион сумга арттыру инициативасының максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм, — диелә документта. Лантратова искәрткәнчә, 2024 ел ахырында Дәүләт Советы утырышында Президент Владимир Путин Россия хатын-кызларының уртача алганда 28-29 яшьтә әни булуына игътибар юнәлткән иде. Депутат фикеренчә, бу икенче һәм аннан соңгы балалар туу мөмкинлеген киметә. Ул искәртеп үткәнчә, беренче бала дөньяга килгәннән соң күп кенә хатын-кызлар укуга, эшкә һәм һөнәри үсешкә кире кайтырга омтыла, бу чираттагы бала туу планнарын кичектерергә яки гаиләне мондый мөмкинлектән бөт
Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты башлыгы Яна Лантратова Премьер-министр Михаил Мишустинга хатын-кыз
7 июня 20257 июн 2025
1 мин