Субаш авылында янгын: Коръән белән паспорт кына исән... – Атна ахыры иде бит, читтә яшәүче балаларым кунакка кайтты. Өй тулы оныклар, дигәндәй. Хәер, кунакка дип кайтамы инде авыл баласы, бар эшемне алар кайткан көнгә җыеп торам. 4 кыз, бер ир бала үстердем. Улым – Ранил минем янда, авылда яши әле, ә кызларым канат очырдылар инде. 37 яшемдә тол калып, сыңар канат белән күтәрдем мин балаларымны. Әтиләре үлгәндә төпчеге Ранил 3 кенә айлык иде. Балтачтан кайтып килгәндә, Нурулла юл һәлакәтенә очрады. Машинасы белән юл астына төшеп киткән бахыр, баганага килеп бәрелгән. Шул чакта язмышым бер мәртәбә тез астына китереп суккан иде, монысы икенче. Бер кат күлмәктән урамда басып калдык, – ди Фәридә апа Хәйруллина. Балалары кайтуына куанып туя алмаган Фәридә апаның йорт тирәсендәге шактый гына эшне җилтерәтеп эшләп куюларына тәмам күңеле була. Ул көнне иртәдән үк чәчәкләр күчерәләр, бакчаларны тәртиплиләр: суган, кишер, кызыл чөгендердән соң җыйнаулашып бәрәңге дә утырталар. Төш җиткәнд