Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бәйрәм алды көннәрендә Яңгулда яшәүче Людмила ханым Римма Павловага сайтыбыз аша бик күп рәхмәтләр сүзләре юллап, сәламәтлек, гаилә бәхете

Бәйрәм алды көннәрендә Яңгулда яшәүче Людмила ханым Римма Павловага сайтыбыз аша бик күп рәхмәтләр сүзләре юллап, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар теләде. – Әтиебез Капралов Геннадийга 89 яшь. Үзем күрше авылда яшәгәнлектән, әтиебезне тәрбияләргә социаль хезмәткәр Римма Павлова ярдәм итә. Яхшыгы, мәрхәмәтлеге, якты йөзле һәм тәмле телле булганы өчен олы рәхмәт белдерәм. Озын гомер, эшеңдә уңышлар, гаиләсенә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, - ди Людмила. Римма ханым шулай ук Иске Көшкәттә яшәүче Петр Германовичны да тәрбияли. Авыру кешене һәм өлкәннәрне карау җиңел түгел, чөнки һәркемнең үз холкы, үз таләпләре һәм тормыш рәвеше. Социаль хезмәткәр Римма Павлова һәм аның ире Сергейга үз карамагында булганнарга карата кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен зур рәхмәт.

Бәйрәм алды көннәрендә Яңгулда яшәүче Людмила ханым Римма Павловага сайтыбыз аша бик күп рәхмәтләр сүзләре юллап, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар теләде.

– Әтиебез Капралов Геннадийга 89 яшь. Үзем күрше авылда яшәгәнлектән, әтиебезне тәрбияләргә социаль хезмәткәр Римма Павлова ярдәм итә. Яхшыгы, мәрхәмәтлеге, якты йөзле һәм тәмле телле булганы өчен олы рәхмәт белдерәм. Озын гомер, эшеңдә уңышлар, гаиләсенә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, - ди Людмила.

Римма ханым шулай ук Иске Көшкәттә яшәүче Петр Германовичны да тәрбияли. Авыру кешене һәм өлкәннәрне карау җиңел түгел, чөнки һәркемнең үз холкы, үз таләпләре һәм тормыш рәвеше. Социаль хезмәткәр Римма Павлова һәм аның ире Сергейга үз карамагында булганнарга карата кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен зур рәхмәт.