Лилия Әскаровадан чебурек рецепты. Кирәк булачак: 1 йомыркага 1 чәй калагы тоз, 1 стакан шаулап торган су салабыз, 1,5 стакан он салып камыр басабыз. Камырны ярты сәгать ял иттерәбез. Сыер ите һәм тавык түшен, сарымсак, суган белән иттарткыч аша уздырып, тоз һәм борыч белән яхшы болгатып эчлек ясыйбыз. Кайнар майда кыздырабыз.