Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Заманында үзе дә бил алышып, матур көрәш күрсәткән, "Балтач" якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров татар көрәшен районыбызда гына түгел

Заманында үзе дә бил алышып, матур көрәш күрсәткән, "Балтач" якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров татар көрәшен районыбызда гына түгел, күрше Киров өлкәсе Малмыж районы авылларында да үстерүгә үзкөчен кертә.

Кичә генә Татар Кумбашы авылында узган бәйрәмгә балалар арасында абсолют батыр калган көрәшчегә велосипед алып кайтты. Аның бүләгенә Иске Йөректән Галимуллин Илнар лаек булды.

-2