Дөньяда яшәүче милләтләр вә төрле кавемнәр гаиләләрдән, гаиләләр аерым кешеләрдән гыйбарәт булып, бер милләт вә кавемнең диндарлык вә әхлак турысындагы үлчәве вә көзгесе — гаиләләрдер. Ошбу сәбәптән гаиләнең тереклеге вә гаилә тәрбиясе хакында бик игътибарлы булырга тиешле. Без мөселманнарда ир белән хатын арасында булган мөнәсәбәт хуҗа белән хезмәтче арасындагы мөнәсәбәттән күп аерылмый. Ир үзен теләсә ни эшләргә хакы булган хуҗа, ә хатынын ышанырга ярамый торган бер хезмәтче дип уйлый. Иренең шушы игътикадына кайвакыт ихтыяры белән, кайбер вакыт ихтыярсыз хатын үзе дә сәбәпче була. Хәлбуки, ислам шәригатенә күрә, дөньяда «теләсә ни эшләү» хакына ия булган бер адәм дә юк. Гаилә башлыгы булган ир белән хатын мөнәсәбәте һәр ике тарафтан булган эчкерсез дуслык вә мәхәббәттән гыйбарәт булырга вә араларында да иптәшләр вә дуслар арасындагы кебек ихлас, тәкәллефсезлек, теләктәшлек төп канун рәвешендә тотылырга тиешле. Юкса ир белән хатынга, «гаилә» диюгә караганда, «хуҗа белән хезмәтче» д
Дөньяда яшәүче милләтләр вә төрле кавемнәр гаиләләрдән, гаиләләр аерым кешеләрдән гыйбарәт булып, бер милләт вә кавемнең диндарлык вә әхлак
31 мая 202531 мая 2025
1 мин