Көннәр эссе торганда квас эчәсе килә. Сезнең игътибарга өй квасы рецепты тәкъдим итәбез. 3 л банкага 4-5 аш кашыгы сусла квасный концентрат, чи чүпрә (1 аш кашыгы чөмәкәй), 1чәй кашыгы лимон кислотасы, 1 бокал шикәр комы, шуңа әз генә җылымса су агызып яхшылап агач яки пласмасса кашык белән болгатып, җебетергә кирәк һәм банканы су белән тутырасын да, җылы урынга яки кояшка 10 -12 сәгатькә тәрәзә төбенә куясың. Квас әзер. Тәмле булсын!