Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

28 майда «Газовик» шифаханә-профилакториенда «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте хезмәткәрләренең XXI җәйге Спартакиадасының тантаналы ачылышы

28 майда «Газовик» шифаханә-профилакториенда «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте хезмәткәрләренең XXI җәйге Спартакиадасының тантаналы ачылышы узды. Ике көн дәвамында Татарстанның 22 идарәсеннән килгән һәвәскәр спортчылар алты уен төрендә – җиңел атлетика, йөзү, гер күтәрү, мини-футбол, волейбол, шахмат буенча көч сынаштылар. Шәхси беренчелектә «Балтач газы» идарәсе командасыннан Марина Мулюкова 1000 метрга йөгерүдә, Ленар Нәбиев 78 кг кадәрге үлчәү авырлыгында гер күтәрү беренче урын яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча җәйге спартакиадада «Балтач газы» идарәсе командасы җиденче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

28 майда «Газовик» шифаханә-профилакториенда «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте хезмәткәрләренең XXI җәйге Спартакиадасының тантаналы ачылышы узды.

Ике көн дәвамында Татарстанның 22 идарәсеннән килгән һәвәскәр спортчылар алты уен төрендә – җиңел атлетика, йөзү, гер күтәрү, мини-футбол, волейбол, шахмат буенча көч сынаштылар.

Шәхси беренчелектә «Балтач газы» идарәсе командасыннан Марина Мулюкова 1000 метрга йөгерүдә, Ленар Нәбиев 78 кг кадәрге үлчәү авырлыгында гер күтәрү беренче урын яулады.

Гомуми нәтиҗәләр буенча җәйге спартакиадада «Балтач газы» идарәсе командасы җиденче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

-2
-3
-4