Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Тәнзилә Габдрахмановадан искиткеч тәмле тәбикмәк рецепты

Тәнзилә Габдрахмановадан искиткеч тәмле тәбикмәк рецепты Ярты литр сөт, 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 2-3 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы коры чүпрә, он, чәй содасы 1 чәй калагы. Җылы сөткә чүпрәне, шикәр комын салып кабартып алабыз. Чүпрә әзрәк кабаргач калганнарын салып куерак камыр туглыйбыз. Камыр кабаргач 1 стакан кайнар суга бер чәй калагы чәй содасын салып болгатып, камырга салып туглыйбыз һәм кызган табада пешереп алабыз. Сыер мае белән майлыйбыз. Табынга кайнатма белән бирәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Тәнзилә Габдрахмановадан искиткеч тәмле тәбикмәк рецепты

Ярты литр сөт, 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 2-3 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы коры чүпрә, он, чәй содасы 1 чәй калагы.

Җылы сөткә чүпрәне, шикәр комын салып кабартып алабыз. Чүпрә әзрәк кабаргач калганнарын салып куерак камыр туглыйбыз. Камыр кабаргач 1 стакан кайнар суга бер чәй калагы чәй содасын салып болгатып, камырга салып туглыйбыз һәм кызган табада пешереп алабыз. Сыер мае белән майлыйбыз.

Табынга кайнатма белән бирәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!