Нормадагы Тургай балалар бакчасында Сабантуй гөрләде. Төрле-төрле күңелле уеннарда катнашып күп бүләкләр алды балалар.
Кунаклар, балалар кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйланды. Табада чыжлап пешкән коймаклар телеңне йотарлык иде.