Виктория чәчәк атканда өстәмә тукландыруның бик яхшы варианты – бор кислотасы белән көл төнәтмәсе. Ул түбәндәгечә эшләнә:
* 1 литр агач көле (иләнгән)
* 10 литр җылы су
* 1 грамм бор кислотасы (даруханәдә сатыла)
Шушы өч элементны бергә болгатырга, 12-24 сәгать тотарга һәм сөзәргә. Һәр төпкә 0,5 литр сибәргә. Әлеге төнәтмәне сипкәнче викторияләргә су сибәргә онытмагыз.
Шулай ук җиләкләрне чүпрәле катнашма белән тукландырырга була. (10 г коры чүпрә, 10 л су, 2 аш кашыгы шикәр, 2 сәгать тотарга). Әлеге катнашманы сипкәнче түтәлләргә су сибү кирәк!
Чәчәк аткан вакытта азотлы ашламалар (тирес, мочевина) кулланмагыз – виктория яфракка котырачак, ә җиләкләре аз булачак.