Чутай авылында бертөркем хатын-кызлар мәчеткә барып, чәчәкләр утыртканнар. «Нинди генә чәчкәләр юк, аларның һәркайсы мәчетебезгә һәм тирә-якка ямь биреп торыр! Үсентеләр өчен «Кызыл юл» идарәсенә бик зур рәхмәт. Эшләре уң булсын, сәламәт булсыннар», дип хәбәр итә актив хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова. Шулай ук, алар мәчетнең эчен дә җыештырып кайткан. Озакламый корбан гаете җитә. Мәчет чиста, матур булып, авылдашларны үзенә тартып торсын.
Чутай авылында бертөркем хатын-кызлар мәчеткә барып, чәчәкләр утыртканнар
29 мая 202529 мая 2025
~1 мин