Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Мәктәпләрдә яңа дәресләр кертергә мөмкиннәр, әмма әлегә Курск өлкәсендә генә

Мәктәпләрдә яңа дәресләр кертергә мөмкиннәр, әмма әлегә Курск өлкәсендә генә. Уку программасы 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр атнага ким дигәндә бер сәгать дәвам итәр дип планлаштырыла. Һәр чирек азагында шахмат буенча турнирлар оештырырга телиләр — башта мәктәп турнирлары, аннары шәһәр яки район дәрәҗәсендә, дип яза «Шәһри Казан». Шул ук вакытта шахматка өйрәтү факультатив булачак: дәресләр дәрестән тыш вакытта һәм бары тик балалар һәм ата-аналар теләге буенча гына узачак, дип ачыклык кертә Курск өлкәсе губернаторы Александр Хинштейн. Әгәр инициатива хупланса, аны өлкән сыйныфларга да таратырга мөмкиннәр.

Мәктәпләрдә яңа дәресләр кертергә мөмкиннәр, әмма әлегә Курск өлкәсендә генә. Уку программасы 1 нче сыйныфтан 4 нче сыйныфка кадәр атнага ким дигәндә бер сәгать дәвам итәр дип планлаштырыла.

Һәр чирек азагында шахмат буенча турнирлар оештырырга телиләр — башта мәктәп турнирлары, аннары шәһәр яки район дәрәҗәсендә, дип яза «Шәһри Казан».

Шул ук вакытта шахматка өйрәтү факультатив булачак: дәресләр дәрестән тыш вакытта һәм бары тик балалар һәм ата-аналар теләге буенча гына узачак, дип ачыклык кертә Курск өлкәсе губернаторы Александр Хинштейн. Әгәр инициатива хупланса, аны өлкән сыйныфларга да таратырга мөмкиннәр.