Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

“Хәзер кеше бу кадәр әйбер алмый”

Сез кибетләргә йөрергә яратасызмы ул? Әйбер күп аласызмы? Мин үзем бер керсәм, күп җыям. Шуңа сирәк йөрим. Исемлек белән барсам да киштәләрне барлап чыккан арада кирәкле әллә ниләр исемә төшә. Өстәвенә акция белән сатылган ташламалы товар күзне кызыктыра. Дөресен әйткәндә, кибеткә бөтенләй йөрмәү мөмкинлеге булса, мин сөенер генә идем. Чөнки анда калган акча искә төшкән саен эч поша. Бигрәк тә хәзерге көндә. Шулай бер кечкенә кибеттә сатучының минем кебек күпләп әйбер алучы ир кеше белән сөйләшеп торганына колак салдым. Кызык булып китте. – Тагын килегез. Товарны күпләп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – ди сатучы. Теге ир уңайсызланып китте ахры. – Күп алмадым бит инде, кирәген генә, – дип акланып куйды. – Хәзер кеше бу кадәр әйбер алмый. Күп алдыгыз, яхшы выручка ясадыгыз. Рәхмәт сезгә, – дип сатучы үзенекен сөйли. Ул бичара да көн озын акча эшлим дип интегеп тора бит инде шушы кибеттә. Чын күңелдән сөенүе әллә кайдан күренеп тора. Рәхмәте дә ихлас. Бүгенге көннән бу абзыйга әлеге кибетт

Сез кибетләргә йөрергә яратасызмы ул? Әйбер күп аласызмы? Мин үзем бер керсәм, күп җыям. Шуңа сирәк йөрим. Исемлек белән барсам да киштәләрне барлап чыккан арада кирәкле әллә ниләр исемә төшә. Өстәвенә акция белән сатылган ташламалы товар күзне кызыктыра. Дөресен әйткәндә, кибеткә бөтенләй йөрмәү мөмкинлеге булса, мин сөенер генә идем. Чөнки анда калган акча искә төшкән саен эч поша. Бигрәк тә хәзерге көндә. Шулай бер кечкенә кибеттә сатучының минем кебек күпләп әйбер алучы ир кеше белән сөйләшеп торганына колак салдым. Кызык булып китте.

– Тагын килегез. Товарны күпләп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – ди сатучы. Теге ир уңайсызланып китте ахры.

– Күп алмадым бит инде, кирәген генә, – дип акланып куйды.

– Хәзер кеше бу кадәр әйбер алмый. Күп алдыгыз, яхшы выручка ясадыгыз. Рәхмәт сезгә, – дип сатучы үзенекен сөйли. Ул бичара да көн озын акча эшлим дип интегеп тора бит инде шушы кибеттә. Чын күңелдән сөенүе әллә кайдан күренеп тора. Рәхмәте дә ихлас. Бүгенге көннән бу абзыйга әлеге кибеттә товарның гел иң яхшысы, сыйфатлысы, яңа кайтканы гына тәкъдим ителәчәк. Ләкин абзыең моңа төшенә алмады. Аның үз кайгысы. Ул бичара кесәсеннән чыккан акчасын уйлый күрәсең. “Күп алдыгыз” дигән саен сагаеп пакетларына карый, акча янчыгын сыпырып куя. Ахырда авыр сулап:

– Кунаклар килә шул. Бәйрәм табынына алдым. Шуңа күп булып тоеладыр, – диде бәгырь. Аркасыннан сөеп юатасыларым, бу чыгымлы заманда кунак җыйганы өчен мактап җибәрәселәрем килде үзен.

Ул бит чит ил машинасын иярләгән олигарх түгел, гади эшче булуы йөзенә чыккан. Киеме дә гади, куллары да эшче куллар. Күз төбендәге, маңгаендагы җыерчыклары да тормышы җиңелләрдән булмаганын кычкырып ук тора. Башлыгы астында чәче дә агаргандыр әле, күрмәдем анысын. Моңарчы агармаган булса да бүген күпме әйбер алуын уйлап агарачак. Ай азагына кадәр хезмәт хакын көтә-көтә коелмаса ярый әле.

Шуңа күрә кибеткә йөрергә яратмыйм мин. Үземнең күпме әйбер алганны уйлап бер борчылсам, башкалар турында уйлап күпме җан әрни. Бер үк кибеттә яныңнан кыйммәтле тун кигән, кәрзиненә аз-аз затлы ризык салган ханымнар, кыйммәтле шәраб алган ирләр уза. Шулар арасында карабодай ярмасының арзанлысын эзләгән, сөт алса йомыркага акчасы калмаган ялгыз әбиләр басып тора. “Бүген дә коры макарон ашыйбызмы, янына берни дә алмыйсыңмы әни”, – дип пышылдаган бала тавышыннан җаным өшеп китә. Ә кибетнең икенче ягында башын идәнгә бәрә-бәрә берәү чупа-чупс, киндер алдырыр өчен үкереп елый.

Шундый тамашадан соң ни алырга кергәнемне онытып борылып чыгып киткәнем бар. Кайвакыт хәер булсын дип берәрсенә күчтәнәч алып биргәч рәхәтләнеп китәм. “Уйламаган җирдән керсен әйдә, савабы булсын”, – дим дә йөрәккә җылы йөгерә. Кемнедер бу дөньяда яхшы күңелле кешеләр күп булуына бераз ышандыра алуым белән горурланып та куям. Чөнки андый кешеләр күплегенә үзем дә ихлас ышанам. Бары тик бер-беребезгә карата игътибарлырак кына булырга кирәк. Кемнең җылы сүзгә, кемнең бер телем икмәккә мохтаҗ булуын, ә кем чын күңелдән синең өчен дога кылачагын тоярга гына бераз өйрәнәсе. Без бу дөньяда бер-беребезгә кирәк. Сатучылар да, алучылар да, башкалар да...

Альбина Гайнуллина