«Гафу иттем, оныта алмыйм...» «Аноним! Барысы да язгач, мин дә серемне языйм әле. Әлеге дә баягы хыянәт итү турында. Укып югары белем алгач район үзәгенә эшкә кайттым. Шунда кияүгә чыктым. Матур итеп туй үткәрдек. Аның үзенең фатиры бар иде туйдан соң шунда яши башладык. Иремә ышана идем. Беркайчан да хыянәт итәр дип башыма да килми иде. Мине командировкага башкалага җибәрделәр. Кичен шылтыратып сөйләштек, мин эш буенча йөрим, сагындым дигән була. Уйлап утырдым да кайтып сюрприз ясыйм әле дип машинама утырып кайтырга чыктым. Мин кайтып җиткәндә төн иде, кухняда ут яна, телевизор эшли (тәрәзәдән күрдем) ачкычым белән ишекне ачыйм дисәм, ачылмый! Уйланып бикләнгән! Шакыйм ачмый. Күрше подъезда икетуган апам яши иде, аңа кереп киттем. Ул яңарак кына кайтып туктавын әйтте. Аның белән кире киттек. Бу юлы ишек ачылды, ә анда ул бер кыз белән тора. Ачуымның чиге булмады, дөнья ишелеп төшкәндәй булды. Ни еларга, ни көләргә белмәдем. Ул кызны чәченнән сөйрәп диярлек подъезддан чыгарып атты
«Гафу иттем, оныта алмыйм...» «Аноним! Барысы да язгач, мин дә серемне языйм әле
25 мая 202525 мая 2025
1 мин