Өегезгә күңелегезгә ошап җитмәгән кеше кереп чыкканнан соң сөртегез. Әгәр ул сезнең көзгегә ниндидер начар теләк белән карап чыгыл китә икән, аның чынга ашуы да бар. Көзгенең кире энергияне тупларга сәләтле булуын истән чыгармагыз. Мондый хәлгә юл куймас өчен чит кеше чыгып киткәч, көзгене юеш чүпрәк белән сөртү зыян итмәс. Әгәр көзгегез ватылса яки чатнаса, никадәр кыйммәт булуына карамастан, тизрәк аңардан котылу чарасын күрегез. Ватылган көзге бәхетсезлек китерергә мөмкин. Авыру яки йончыган хәлдә көзгегә сирәгрәк карарга тырышыгыз. Чөнки бу халәтнең көзгедән гаиләнең башка әгъзаларына да күчүе мөмкин. Көзгедә карават чагылышы булмаска тиеш. Чөнки кеше йоклаганда организмның саклау сәләте бөтенләй югала һөм көзге йоклаган кешедәге энергияне тиз арада тартып алачак. Көзгенең караватка «карап торуы» ир белән хатын арасында ызгыш-талаш тудыруга, борчылуга һәм хыянәткә этәргеч бирә. Йокысызлыктан җәфаланучылар бүлмәдәге көзгеләрнең ничек урнашуына игътибар итәргә тиеш. Көзгеләр өйдә
Өегезгә күңелегезгә ошап җитмәгән кеше кереп чыкканнан соң сөртегез
25 мая 202525 мая 2025
1 мин