Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Мобилизация башланып, махсус хәрби операциягә чакыру кәгазьләре өләшә башлагач, тормыш икегә бүленде — мондагысы һәм тегендәгесе

Мобилизация башланып, махсус хәрби операциягә чакыру кәгазьләре өләшә башлагач, тормыш икегә бүленде — мондагысы һәм тегендәгесе. Мондагысын без күрсәк, тынычлыгына кинәнсәк, тегендәгесен егетләребезнең газиз башлары күрә. Без тыныч тормышта рәхәткә кинәнеп яшәсен өчен алар утка керә, сулар кичә, алга бара. Киттеләр Билгеле бер полкка ярдәм илтүче Радик һәм аның командасы 22 май көнне юлга кузгалды, исән-имин йөреп кайтсыннар, егетләребезгә якыннарының җан җылысын тапшыра алсыннар. Төркемнәрдәге бердәмлек сокландыра, әлеге төркем волонтеры Лилия Тихонованың «егетләргә дымлы салфеткалар, җәйге оекбашлар, эчке кием, футболкалар кирәк, мөмкин булса шушы ике көндә китерә алмассыз микән?» дип язып, төркемгә куюы булды, әлеге әйберләрне җайлап китерә дә башладылар. Ә менә бистәбезнең ачык базарында сату итүче Сания апа егетләр сораган киемнәрне күпләп китерде. Гел шулай ул, кайсы төркем юлга җыена, егетләр нәрсә сорый, кызыксынып кына тора һәм үзендә сатуда булган әйберләрне тапшырырга омты

Мобилизация башланып, махсус хәрби операциягә чакыру кәгазьләре өләшә башлагач, тормыш икегә бүленде — мондагысы һәм тегендәгесе. Мондагысын без күрсәк, тынычлыгына кинәнсәк, тегендәгесен егетләребезнең газиз башлары күрә. Без тыныч тормышта рәхәткә кинәнеп яшәсен өчен алар утка керә, сулар кичә, алга бара.

Киттеләр

Билгеле бер полкка ярдәм илтүче Радик һәм аның командасы 22 май көнне юлга кузгалды, исән-имин йөреп кайтсыннар, егетләребезгә якыннарының җан җылысын тапшыра алсыннар. Төркемнәрдәге бердәмлек сокландыра, әлеге төркем волонтеры Лилия Тихонованың «егетләргә дымлы салфеткалар, җәйге оекбашлар, эчке кием, футболкалар кирәк, мөмкин булса шушы ике көндә китерә алмассыз микән?» дип язып, төркемгә куюы булды, әлеге әйберләрне җайлап китерә дә башладылар. Ә менә бистәбезнең ачык базарында сату итүче Сания апа егетләр сораган киемнәрне күпләп китерде. Гел шулай ул, кайсы төркем юлга җыена, егетләр нәрсә сорый, кызыксынып кына тора һәм үзендә сатуда булган әйберләрне тапшырырга омтыла. «Олы йөрәкле Сания», дип аның турында еш әйтә әлеге төркем волонтеры, китергән әйбер-ләрне кабул итеп торучы Фәридә Иванова. Шулай ук кишер, бәрәңге дә килеп тора, егетләрне ташлап бетермәгән, көченнән ничек килә шулай булышкан район халкына моның өчен рәхмәтләрнең иң зурысын җиткерәбез, бу кадәр рәхимле булулары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, кем фронтка ярдәм итә, шул гомере буе рәхәт яшәсен.

Егетләрнең юллары хәерле булсын.

Без көчле, ә көч безнең бердәмлектә

«Ватан өчен! Тынычлык хакына» дигән волонтерларыбыз төркеме тагын бер актив эшләүчеләребезнең берсе. Алар шулай ук май азагында юлга чыгарга җыена. Бу көннәрдә егетләр соравы буенча тепловизорга мая тупладылар. Ике-өч көндә тиешле сумма җыелып, теп-ловизорны кайтарта да алдылар. Гыйнвар аенда әлеге төркем командасы фронтка «УАЗ» машинасы тапшырган иде. Ул машинаның бүгенгәчә максатчан рәвештә сак кына йөреп торуын шушы төркем аша күреп, куанабыз. Әлеге «УАЗ» белән алгы сафларга кирәк-яракларны, ашау-эчүне кертеп торалар. Дөрес, мондагы шартларга ярак-лаштырганнар машинаны һәм ул егетләребезгә тугрылыклы хезмәт итүдә. Шоферы — Альберт Каюмов. «Үзебезнең Кариле егете ул», ди аның турында әлеге төркемнең әйдаманы Ирина Галәветдинова. Альберт бу арада чираттагы ялына да кайтты. Районыбыз мәктәпләре шулай ук бик актив, Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбе үз Героеның исеменә һич тап төшерми, атлаган саен фронтка булыша. Тиз арада алар ике маскировкалы челтәр дә үреп бирделәр. Чапшар авылы волонтерлары шулай ук ярдәмгә ашкынып торалар, тагын ике челтәр үреп китергәннәр, шушы эшкә катнашы булган олының-кеченең берсенең дә куллары талмасын, сызламасын, унике саннары сау-сәламәт булсын.

Матур әсәр язарлык

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме гуманитар ярдәмнәрне тапшырып, әйбәт кенә кайтып җитте. Ярдәм илткән шоферларга зур рәхмәт. Рамил Әгълиуллин төркеме волонтерлары мөһим очрашу турында да сөйләде. Алар Алан авылы егете Илсаф Әхмәтшин янына госпитальгә дә кергәннәр. Илсаф 9 май алдыннан яраланган булган, хәзерге вакытта Брянскийдагы өлкә хастаханәсендә дәвалана. Янәшәсендә Ор авылы кызы, дусты Алисә, ул Илсафка зур таяныч, ярдәмче. Алисәнең бу адымын батырлыкка тиңләрлек. «Яшьләрнең бу батырлыгы турында киләчәктә матур әсәрләр язылыр әле», — ди әлеге төркемнең активисты Резеда Гаязова. — Дуслыкның көче авыр чакта беленә. Бәхетләре гомерлек булсын«. Егетләр Илсаф янына кереп хәлен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Туган якның ярдәме Илсафка тизрәк сәламәтләнергә көч бирсен, операцияләре уңышлы чыксын.

Егетләр кайтып җитү-гә, Ватан сакчыларының әниләре рәхмәт белдер-деләр: «Сезнең командага чиксез рәхмәтлебез, Сезне Аллаһ үзе зурласын, безнең балаларыбызны сөендергән өчен, изге эшләрегез өчен», — ди алар.

Кайберәүләр читтән генә күзәткәндә, волонтерларыбызга Казаннан кадәр ярдәм килә, әллә нинди зур, акчалы оешмалардан түгел, тәрбия учреждениеләреннән мәсәлән. Идел буе райо-нының 23нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм әти-әниләре 23165 сум акча җыешып, аны данлы ватан сакчыларының иминлеге өчен тапшырдылар.