22 май көнне Балтач гимназиясенең 4 инженер сыйныфының чыгарылыш кичәсе узды. Халикова Гөлмира Ирековна җитәкчелегендәге кичә югары дәрәҗәдә һәм җылы атмосферада үтте. Чара башында укучыларның укудагы һәм иҗтимагый эшчәнлектәге уңышлары билгеләп үтелде. Соңыннан укучылар инглиз телендә «Снежная королева» спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакль Ганс Христиана Андерсенның мәшһүр әкияте мотивлары буенча сәхнәләштерелгән иде. Укучыларның сәхнә осталыгы, инглиз телендәге чыгышлары һәм костюмнары тамашачыларга, әти-әниләргә зур тәэсир калдырды. «Бу спектакль балаларның телне тирәнтен өйрәнүенә, иҗади сәләтләрен үстерүгә зур этәргеч булып тора. Һәр бала үзенең иҗади сәләтен, осталыгын төрле яклап ачты», – ди җитәкчеләре Миләүшә Йосыпова һәм Гөлмирә Халикова
22 май көнне Балтач гимназиясенең 4 инженер сыйныфының чыгарылыш кичәсе узды
23 мая 202523 мая 2025
~1 мин