Найти в Дзене

Ч.2. История деревень. Архив отдела этнологических исследований Института истории им. Ш. Марджани АН РТ

дер. Куяново. Худ. Ю.Г. Мухаметшин
дер. Куяново. Худ. Ю.Г. Мухаметшин

Экспедиция Мухаметшина Ю.Г., 1967 г.

Подразделение этноса: крещеные (казанские?) татары

Информатор – не указан

Обработано: Э.А. Сагдиевой

Название деревни на момент экспедиции: Ляки, Сармановский район ТАССР

Название на татарском: Ләке

Историческое географическое положение: Уфимская губерния, Мензелинский уезд

Эшкәртелгән материал: “Ләке авылы Татарстан АССР Сарман районы Петровка 12 авыл советына караган территориядә Игәнә елгасы кушылдыгы Ләке инешенең күп кенә вак кушылдыклары бергә кушылган урында салынган.

Кама елгасыннан 45 км Көнъяк-Көнчыгыш юнәлештә. Авыл урнына чокырлар һәм елгалар белән бик ергаланган.

Ләке авылы урнында моннан 300 ел чамасы элек казан татарлары яшәгән, ләкин бу урынны патша хокүмәте “крәшеннәргә” биргән. Беркадәр ызгыш-талашлардан соң татарлар башка җирләргә күчеп киткәннәр (татар яшәгән истәлек урам исемендә саклана. Колман (Кумай) урамы).

Килүчеләр Лаеш районы “Юкәче” авыл кешеләре булган, авыл сүзе дә шуннан алынган булса кирәк – М.Ю. халыкта юкәне эшкәртү бик киң таралган). Ул башта Лыково дип, аннары Ләке дип халык һәм администр.телдә калган.

Андриапов Иван һәм Осипов Григорий бабайларның буыннары 6 буын бабалары шул Юкәчедән килгәннәр. Берничә йөз км җирне ат белнә үткәргәннәр. Начар юллар буенча Юкәчедән өйләр, келәтләр сүтеп ташыганнар. Андриапов Иван бабай әле дә шуннан килгән кайбер келәт агачларының исәнлеген әйтә. Крәшеннәр килгәч часовня төзиләр, татарлар ваталар, бәхәс куба, татарлар бөтенләй авылдан китәргә мәҗбүр була. Башта авылда өйләр әз була (өч өйле урам).

1861 елгы реформадан соң Ләкегә элеккеге алпавыт крепостнойлары күчеп утыралар (Бохарай, Урсай, Шунак алпавытларыннан).

Руслар белән крәшеннәр бергә аралашып соңыннан кушылып беткәннәр (мәс.Ханова Софья бабалары һ.б.). Ләке авылы элек шактый зур җирләр биләгән. Көнчыгыш якта Игәнә елгасы буйлап Языковога, аннары землемер баганасы туры татар Чыршылысына туры меҗа киткән. Чыршылы якындагы сазлык урыннан, мегла, көньяк-көнбатышка таба урман аркылы хәзерге Пробуждение янындагы таш юлга килеп чыккан. Таш юлдан Завод янына Игәнәгә барып тоташа.

Элекке заманнарда бу җирләрнең күп өлешен урманнар, әрәмәлекләр каплаган. Андрианов Иван бабай хәзерге Дружба, өч өйле ягы басуларын, Завод ягы, Игәнә буйларының урман булганлыгын хәтерли. Языково янында әрәмәлек булган. Зур басу, кечкенә басу дип йөрткәннәр, чөнки бу басуларның калган өлеше урман булган. Басулар төрле исем белән йөртелгән – Колман як басуы, бәләкәй басу. Остафий басуы, Бүләк басуы, Өч өйле басуы, Кәҗә тавы, Кумай тавы һ.б. Соңыннан урманнар чәчүлекләргә әйләндергән.

Халык башлыгы игенчелек һәм терлек асрау белән көн күргән. Культуралар: борай, арыш, кылчыклы бодай, арпа, солы, кара бодай, борчак, тары, ясмык, киндер. Арпа игү кыен булган. Өлгергәч 2-3 көндә җыеп алмасаң башы бөгелеп, сынып төшкән.

Сабан, сука, агач тырма. Сабанга 2-3 ат җигеп йөргәннәр. Чабагач. Җимеш агачлары утырту һәм үстерә бик начар булган.

Калош һәм күн аяк киемнәре бик сирәк кешедә генә булган һәм алар да кунак һәм бәйрәм вакытында гына кигәннәр.

Сары тун, чикмән – кышкы киемнәр.

1917 ел алдыннан Ләке бик зурайган. Колхоз 1929 елда төзелә башлый, башта Машинное товарищество, аннан Товарищество по совместной обработке земли төзелә. 1930 елда общий колхоз була. 1929 елда чиркәү клубка әверелдерә. Сталин мәхәлләсеннән соң 1930 елның март 250 хуҗалык 21 хуҗалык кала.

Сталин указыннан соң халык тагын чиркәүне алабыз дип гөж килә. Коллективлашу 1935 елга кадәр сузылган. Яшелчә бригадиры итеп Ханова Софья билгеләнгән. Бригадада 12 кеше эшләгән. Җир 1 гадан артык була. яшелчәне үстерү гел кул көче белән була. Яшелчәдә суган утыртылган. Көз көне ударникларга бүләк бирелгән. Хановага күлмәклек, йон яулык, оек бирелгән. Яшелчәдә суган уңгач халыкка суган бүлеп бирелгән.

Комсомоллар спектакльләр куеп йөргәннәр. Йогышлы чир авылда таралгач өйне чистартуда комсомолларны беркеткәннәр. Комсомолларны Минзәләдәге партшколда укытканнар.