Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Татарстанда суд автомобильгә ялган номер куеп йөргән йөртүчене машина таныклыгыннан мәхрүм итте

Татарстанда суд автомобильгә ялган номер куеп йөргән йөртүчене машина таныклыгыннан мәхрүм итте ✅Саба районында ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү өчен җиңел автомобильне туктаткан. Полиция хезмәткәрләре база буенча машинаның дәүләт номерын тикшерә башлагач, аның ялган булуы ачыкланган. ✅Ир-атка карата административ беркетмә төзеп судка җибәргәннәр. Анда туктатылган машинадагы номер сатылган башка автомобилнеке булуы исбатланган. ✅"Аңа алты айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләделәр", - дип хәбәр иттеләр Татарстан Юстиция министрлыгында.

Татарстанда суд автомобильгә ялган номер куеп йөргән йөртүчене машина таныклыгыннан мәхрүм итте

✅Саба районында ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү өчен җиңел автомобильне туктаткан. Полиция хезмәткәрләре база буенча машинаның дәүләт номерын тикшерә башлагач, аның ялган булуы ачыкланган.

✅Ир-атка карата административ беркетмә төзеп судка җибәргәннәр. Анда туктатылган машинадагы номер сатылган башка автомобилнеке булуы исбатланган.

✅"Аңа алты айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләделәр", - дип хәбәр иттеләр Татарстан Юстиция министрлыгында.