Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

чапкычлар — 24, пресс подборщиклар алты берәмлек, ворошилкалар — 32

чапкычлар — 24, пресс подборщиклар алты берәмлек, ворошилкалар — 32. Елның-елында без хуҗалыкларга заманча техникалар алуны бурыч итеп куябыз. Чөнки ул терлек азыгының сыйфатында да чагыла. Сенажны салган вакытта трамбовщиклар булуга да зур игътибар бирергә кирәк. Бүгенге көндә әле бөтен хуҗалыкларда да ул юк. 20 хуҗалык арасыннан „Татарстан“, „Дуслык“, „Маяк“, „Сосна“, „Яңа тормыш“, „Якты юл“, „Кама“, „Кызыл юл“, „Труд“ һәм „Алга“ җәмгыятьләрендә генә бар».

Комиссия тикшерү вакытында төп игътибарны терлек азыгы хәзерләү транспортларының техник торышына, басудан баз һәм траншеяларга яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, базларның һәм траншеяларның чисталыгына, төзеклегенә юнәлтте. Тикшерү нәтиҗәләрен карап чыкканнан соң, комиссия техниканы әзерлек сызыгына куйган барлык белгечләргә һәм механизаторларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, җәй буе басу эшендә катнашучыларның һәркайсына ныклы сәламәтлек теләде. Эш барышында үзегезне һәм хезмәттәшләрегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәгез дигән теләкләр теләнде. Зәлия Фәйзрахманова.