ТР Гидрометүзәге фаразыннан күренгәнчә, шимбә һәм якшәмбе, 17 һәм 18 майда, төбәк территориясендә метеошартларны антициклон билгеләячәк. Ялларда яңгырлар көтелми, бары тик 17 май көнне кайбер урыннарда бераз яңгыр булуы ихтимал. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +5...+10 градус җылы һәм якты вакытында +20...+25 градус тәшкил итәчәк. Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 19 һәм 20 майда, Татарстанда һава шартлары үзгәрәчәк. Көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары аркасында бераз яңгыр явачак. Температура фоны бераз түбәнәя: көндез +18дән +23 градуска кадәр булачак дип яза Татинформ
ТР Гидрометүзәге фаразыннан күренгәнчә, шимбә һәм якшәмбе, 17 һәм 18 майда, төбәк территориясендә метеошартларны антициклон билгеләячәк
17 мая 202517 мая 2025
~1 мин