Малларга субсидия кайчан бирелә башлаячак? Нинди кәгазьләр җыярга кирәк? Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. – Быел 1 гыйнвардан шәхси хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибе үзгәрде. Татарстан Министрлар Кабинеты карары чыкканнан соң, мәгълүмат Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтына куела. Аннан шәхси хуҗалыклар (ЛПХ) авыл җирлегенә яки районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук министрлыкның кече хуҗалыкларны үстерү бүлегеннән белешергә мөмкин. Гаризалар «Минем субсидияләр» системасы аша кабул ителә. ЛПХлар исә йә үзләре, йә авыл җирлеге секретаре аша гариза бирә ала. Субсидия алу өчен түбәндәге документлар кирәк: – шәхси ярдәмче хуҗалык җир кишәрлеген арендага алган очракта аренда килешүе; – түләүле ветеринария хезмәте күрсәтү турында килешү; – чыгымнарны күрсәткән, азык өчен түләнгән чеклар; – шәхси хуҗалык башлыгының паспорты; – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан милек хокукын
Малларга субсидия кайчан бирелә башлаячак? Нинди кәгазьләр җыярга кирәк
15 мая 202515 мая 2025
2
1 мин