9 май көнне кичке сәгать алтыда Алан авылында гомер итүче Рәхмәтуллинар гаиләсенә коточкыч фаҗига килә. - Кичен мал-туар карап йөри идек, - дип сөйли хуҗабикә Гөлия Рәхмәтуллина. - Нидер янган тавыш ишетелә башлады. Мизгел эчендә булды бу. Хәтта сарай эчендәге мал-туарны чыгарырга да әмәл таба алмадык. Югалып калдык. 2 сыерыбызны чыгарып калдык. Ә менә ике тана бозавыбыз янып үлде. Коточкыч күренеш инде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте һәм ярдәмгә килгән кешеләрнең ярдәме белән яшәгән йортларын саклап кала алганнар. Хәзер менә күпме көч түгеп торгызган сарай төзисе була. Көчтән килгәнчә, әлеге гаиләгә ярдәм итик. Игелек җирдә ятмый ул. - Алар авылда уңган-булган гаиләләрнең берсе, - дип сөйләде безгә Арча районы Хәсәеншах авылында яшәүче Гөлзилә Фәһрединова. - Ихата тулы сыер, бозау, тавык-чебешен асрадылар. Йорт башлыгы Хәлил абый чебенне дә рәнҗетә торган кеше түгел. Тракторлары бар, авылда кем мөрәҗәгать итә, шуларга ярдәм итә. Фәнзия апа бик ачык кеше, керсәң, чәен эчертмичә чыгармый.
9 май көнне кичке сәгать алтыда Алан авылында гомер итүче Рәхмәтуллинар гаиләсенә коточкыч фаҗига килә
12 мая 202512 мая 2025
1 мин