Найти в Дзене

Ч.2. Экспедиционные материалы. Духовная культура. Табышмаклар.

Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994. Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой. Табышмаклар 1. Алты аяклы дүрт тояклы (Ат атланган кеше) 2. Алтын сарай эчендә, җизнәм аты кешнидер (Самовар) 3. Савытта пешмәгән, һәркемнең авызына төшкән. (Ана сөте) 4. Кыллы сарай эчендә, кылсыз атым уйныйдыр. (күз) 5. Көндез тик тора, ә төнен кармак сала. (Бикләвеч) 6. Җирлеге ак орлыгы кара, кул белән чәчәләр, күз белән уралар (Дәфтәр, хәрефләр, язу һәм уку) 7. Йөз капка, бер ишек (ятьмә) 8. Акылы юк, ә хәйләкәр (капкан) 9. Кем эшли, ул сата, кем сатып ала, аңа кирәкми, ә кемгә алалар, аңа бары да бер. (үлек) 10. Башын ашыйлар, тәнен ташлыйлар, ә тиресен кияләр. (җитен) 11. Тәнендә мунча, борынында решетка, аркасында бер кул. (чәйник) 12. Таяк, таяк өстендә табак, табак өстендә кибет, кибет эчендә мең егет (көнбагыш) 13. Чыбык җыелды, биле буылды (Себерке) 14. Ике солдат, мең солдатны күтәрә (мавыл) 15. Бохарадан килгән сары торна башын сузып су эчә. (Комган) 16. Мин
Л.А. Фаттахов «Сабантуй». 1957 г. Холст, масло. 150х273 ГМИИРТ. Ж-1373
Л.А. Фаттахов «Сабантуй». 1957 г. Холст, масло. 150х273 ГМИИРТ. Ж-1373

Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994.

Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.

Табышмаклар

1. Алты аяклы дүрт тояклы (Ат атланган кеше)

2. Алтын сарай эчендә, җизнәм аты кешнидер (Самовар)

3. Савытта пешмәгән, һәркемнең авызына төшкән. (Ана сөте)

4. Кыллы сарай эчендә, кылсыз атым уйныйдыр. (күз)

5. Көндез тик тора, ә төнен кармак сала. (Бикләвеч)

6. Җирлеге ак орлыгы кара, кул белән чәчәләр, күз белән уралар (Дәфтәр, хәрефләр, язу һәм уку)

7. Йөз капка, бер ишек (ятьмә)

8. Акылы юк, ә хәйләкәр (капкан)

9. Кем эшли, ул сата, кем сатып ала, аңа кирәкми, ә кемгә алалар, аңа бары да бер. (үлек)

10. Башын ашыйлар, тәнен ташлыйлар, ә тиресен кияләр. (җитен)

11. Тәнендә мунча, борынында решетка, аркасында бер кул. (чәйник)

12. Таяк, таяк өстендә табак, табак өстендә кибет, кибет эчендә мең егет (көнбагыш)

13. Чыбык җыелды, биле буылды (Себерке)

14. Ике солдат, мең солдатны күтәрә (мавыл)

15. Бохарадан килгән сары торна башын сузып су эчә. (Комган)

16. Минем йоным бар, йон эчендә катым бар, каты эчендә татлым бар (чикләвек)

17. Урадым, чорнадым, чытырманга ташладым (үлек)

18. Ары лаплап, бире лап-лап, сөңге саплап китән каплап. (икмәк сугу)

19. Идән астында бүре улый (гөбе пешү)

20. Караңгы төнне карт урыс, кармак салып утыра. (элгеч)

21. Москвада бура бурыйлар, йомычкасы монда чәчри. (акча)

22. Әтисе аягын кигәнче, малае урманда була. (төтен)

23. Дүрт балага бер шляпа (өстәл)

24. Дүрт татар, чиләк төбенә атар. (сыер саву)

25. Бер ишеге, кырык тишеге (уймак)

26. Билле, билле билән ат,

Биле нечкә көрән ат,

Тауга менсә, таймас ат,

Талакласа, үлмәс ат (кырмыска)

27. Кәкре каенда кар ятмас (мөгез)

28. Урманда бар, кырда юк,

Мунчада бар, өйдә юк (Н.)

29. Урманга киткәндә авылга карый, ә авылга кайтканда урманга карый (балта)

30. Утта янмый, суда батсый (боз)

31. Берсе коя, икенчесе эчә, өченчесе үсә. (Яңгыр, җир, үлән)

32. Кәкере дә бөкере, бөтен кырны бетерде. (урак)

33.Өй түбәдән кар ява. (он иләү)

34. Ике солдат бер каеш буыла (казык)

35. Дүрт туган, ике юлда, бер берен куып җитә алмыйлар. (арба тәгәрмәчләре)

36. Кечкенә генә кыз бала, йөрәгенә ут сала (самовар)

37. Ашасаң тешкә керә, ашамасаң төшкә керә. (ит)

38. Агач пулат, агач пулат эчендә таш пулат, таш пулат эчендә тимер пулат, тимер пулат эчендә түгәрәк күл, түгәрәк күл эчендә сөяксез балык. (Өй, мич, таба, май, коймак)

39. Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (мич)

40. Ялт-йолт итәр, ялмап йотар. (ут)

41. Уйсу җирдән күч килә, иртә чыккан кич килә. (елга)

42. Ите харам, шулпасы хәләл. (бал корты)

43. Яшел күлмәген кигән, сары билбавын буган, идән-урын өстендә бертуктаусыз йөгергән. (Себерке)

44. Асты калай, өсте калай, уртасында йөгерек малай. (мылтык көпшәсе һәм пуля)

45. Тимер абзар, тимер абзар эчендә таш абзар, таш абзар эчендә йөгерек айгыр уйныйдыр. (тел)

46. Түгәрәк күл эчендә мап-матур аккош йөзә, су өстендә атлый белә, кеше көлсә көлә белә. (көзге)

47. Килделәр агайлар балтасыз, салдылар күпер тактасыз. (суык)

48. Өй алдында ак тана, мөгезем бар дип мактана (тәрәзә капкасы)

49. Баш астында алтын кашык (йокы)

50. Иртышның уртасында ни бар? (“ы” хәрефе)

51. Озын урыс сузылган, балалары тезелгән (түшәм)

52. Аягы кулы юк, үзе күлмәк кия (мендәр)

53. Бер мичкәдә ике төрле бал (күкәй)

54. Җанлы җансызны кыйный, ә җансыз кычкырып елый (гармонь)

55. Шәһәре бар өе юк, диңгезе бар суы юк (карта)

56. Сиңа да, миңа да ябышкан, бөтен дөньяга да ябышкан (исем)

57. Биш туган, бер үк эшне эшлиләр (өек энәләре)

58. Кара ат, утка сикерә (кисәү агачы)

59. Елга аркылы күпер салдым (салават күпере)

60. Тирән күл, ә суы бер дә акмый (күз)

61. Борны бортас, карны картас, атка менмәс, җәяү йөрмәс (комган)

62. Янса мәчедәй, торса дөядәй (чыбылдык)

63. Бездә бер кеше бар, маңгаенда мең күзе бар (уймак)

64. Бездә бер кеше бар, маңгаенда бер күзе бар (инә)

65. Бер кечкенә нәрсә, бөтен кырны бетерә (урак)

66. Бер кечкенә ут, учка сыя, ә өйгә сыймый (лампа)

67. Унике билле, биш телле (борынгы сука)

68. Кечкенә генә пәннәс, әдәмдә ятын тынмас (акча)

69. Җиз алачык эчендә, җизнәй аты кешнидер (звонок)

70. Бер малай атасының бүреген дә кигән, үзенең бүреген дә кигән (лампа)

71. Иһ итә, миһ итә, бер кешене ике итә. (көзге)

72. Ике агай тездән, калышмыйлар бездән (итекләр)

73. Ти тигәндә тими, тимә тигәндә тия (ирен)

74. Үзе бара эзе юк, маңгаенда күзе юк (көймә)

75. Көндез уемда, төнлә куйнымда (винтовка)

76. Нинди дәрьяның суы кипми? (күзнең)

77. Көндез тик тора, төнлә сәфәргә чыга (төш)

78. Аю акыра, йоны коела (тегермән)

79. Иң юка нәрсә? (күз)

80. Иң йөгерек нәрсә? (уй)

81. Дөньяда иң көчле нәрсә? (кеше)

82. Ике ягы салынган, аңа малайлар ялынган (бүрек)

83. Стенада дүрт бүре, дүртесе дә күк бүре (тәрәзә)

84. Әтисе баласын күтәрсә, баласы эшләпәсен күтәрә (абажурлы лампа)

85. Инәсе-имән ашак, атасы – аман ашак, кызы-кылман ашак, улы-улман ашак. (стена почмаклары)

86. Табак, табак өстендә таяк,

Таяк өстендә тагы табак.

Табак өстендә пәлдери,

Пәлдери өстендә калтырый,

Калтырый өстендә ялтырый. (Асмалы лампа)

87. Яхшы атым суга батты,

Колаклары тырпаеп чыкты (пилмән)

88. Койрык очы чабар, урман үтә чыгар (борчы)

89. Аш ашаган туймаган, таш ашаган тумаган (тегермән)

90. Җирән атым кешнидер, үлән башын тешнидер (Чалгы)

91. Бер тишектән кереп, өч тишектән чыгасың (күлмәк кию)

Мунасипов Нафиль 5 км, 1968 ел.

92. Мин үзем су, торам җил белән,

Башкаларга тәгам хәзерлим (җил тегермәне)