Җимеш чәчәкләренә кырау тимәсен өчен нишләргә? Агроном Салават Галимҗанов КИҢӘШЛӘРЕ Аларны чәчәк атканда төнге кыраулардан сакларга кирәк. Чәчәгенә салкын тисә, җимеш яралмый. Җимеш агачларын, куакларны иммунитетларын ныгыта торган препаратлар, мәсәлән, «Эпин» бик яхшы саклый. Аны, инструкциясендә күрсәтелгәнчә, су белән катнаштырып бөркергә кирәк. Болай эшләгәндә, агачлар һава температурасы уйнауны җиңелрәк кичерәчәк. Препарат кыраудан соң үсентеләрне тергезергә дә ярдәм итә. Суытыр алдыннан су да бөркергә мөмкин. Су, катып, бөреләр боз тышчасы эчендә калачак. Шул рәвешле чәчәкләр җылыда калып, аларга суык тимәячәк. Җимеш куакларын, аеруча крыжовник һәм кара карлыганны салкыннан гына түгел, кырмыскалардан да саклау шарт. Чәчәк атканда һәм җимеш төшкәндә, бу бөҗәкләр сырышырга гына тора. Уңышны саклап калу өчен чүпрәкне, керосинда чылатып, куак төбенә куеп калдырырга кирәк. Ләкин керосинны туфракка сибәргә ярамый, юкса үсемлек тамырларына зыян килергә мөмкин. Шунысы мөһим: чәчәк аткан
Җимеш чәчәкләренә кырау тимәсен өчен нишләргә? Агроном Салават Галимҗанов КИҢӘШЛӘРЕ
11 мая 202511 мая 2025
1 мин