22 майга һава торышы. Бүген җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Аязучан болытлы һава торышы булачак, кыска вакытлы яңгырлар ява. Урыны белән яшенле яңгырлар булуы, боз явуы ихтимал. Һава температурасы +17...+22 градуска кадәр җылыначак.