Балтач бистәсендә яшәүче Минзифа Вәли кызы һәм Рәфхәт Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллиннар 55 ел иңне-иңгә куеп, балалары һәм онык-оныкчыкларының бәхетләренә, уңышларына куанып яшиләр. Зөбәрҗәт туйлары уңаеннан, Балтач районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова Рәхмәтуллиннарга матур, җылы теләкләрен юллап, район башлыгы котлавын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Балтач бистәсендә яшәүче Минзифа Вәли кызы һәм Рәфхәт Рәхмәтулла улы Рәхмәтуллиннар 55 ел иңне-иңгә куеп, балалары һәм онык-оныкчыкларының
21 мая 202521 мая 2025
1
~1 мин