Шубан авылында Җиңү көненә багышланган митинг узды. Олысы-кечесе, барлык авыл халкы әлеге чарада актив катнаштылар. Авыл урамнары буйлап, шарлар, чәчәкләр, бабаларының, туганнарының фотоларын тоткан балалар үзәккә һәйкәл янына агылды. Биредә батырлар истәлегенә веноклар салынды. Тантанада җирле җитәкчеләр белән беррәттән районнан да вәкилләр катнашты. Барлык чыгышлар да батырлыкка дан белән сугарылган иде. Соңыннан бәйрәм кунакларын мул сыйлы табыннар артында кунак иттеләр