Найти в Дзене

Галим М. Әхмәтҗановның "Саубуллашу" шигыре

Күренекле галим М. Әхмәтҗанов шагыйрь дә иде. Аларның күбесе басылмаган, галимнең куен дәфтәрләрендә кулъязма вариантта гына саклана. Кайберләре исә төрле газета-журналларда басылып та чыккан. Мәсәлән, Сөембикә-ханбикә, Әмәтхан солтан, Янгура батыр турында шигырьләре Республикабызның төрле газета-журналларында басылып чыккан. Күргәнегезчә, М. Әхмәтҗановның әсәрләре дә татар халкының данлыклы, күренекле уллары-кызлары хакында. 2017 елда аның “Күңел тойгылары” дип аталган шигырьләр һәм прозаик текстлар җыентыгы дөнья күрде. Галим үзенә“Марсель Мәңгәри” дигән псевдоним алган, чөнки аның борынгы бабалары Олы Мәңгәр авылыннан булган. Түбәндә М. Әхмәтҗановның җәмәгать эшлеклесе М. Мөлековка багышлап язылган “Саубуллашу” шигыре белән таныштырып үтәсе килә, әйтерсең лә, ул үзе безнең белән шул рәвешле саубуллашкан: Сызылып үтте гомер, Яшендəй яшьнəп. Дусларны таптык без, Атлардай кешнəп. Сау булыгыз гөллəр, Таңнар, иртəлəр. Безне кара җиргə Бүлəк итəлəр. Кайгырмагыз киткəн Кара бүлəккə.

Күренекле галим М. Әхмәтҗанов шагыйрь дә иде. Аларның күбесе басылмаган, галимнең куен дәфтәрләрендә кулъязма вариантта гына саклана. Кайберләре исә төрле газета-журналларда басылып та чыккан. Мәсәлән, Сөембикә-ханбикә, Әмәтхан солтан, Янгура батыр турында шигырьләре Республикабызның төрле газета-журналларында басылып чыккан. Күргәнегезчә, М. Әхмәтҗановның әсәрләре дә татар халкының данлыклы, күренекле уллары-кызлары хакында.

2017 елда аның “Күңел тойгылары” дип аталган шигырьләр һәм прозаик текстлар җыентыгы дөнья күрде. Галим үзенә“Марсель Мәңгәри” дигән псевдоним алган, чөнки аның борынгы бабалары Олы Мәңгәр авылыннан булган.

-2

Түбәндә М. Әхмәтҗановның җәмәгать эшлеклесе М. Мөлековка багышлап язылган “Саубуллашу” шигыре белән таныштырып үтәсе килә, әйтерсең лә, ул үзе безнең белән шул рәвешле саубуллашкан:

Сызылып үтте гомер,

Яшендəй яшьнəп.

Дусларны таптык без,

Атлардай кешнəп.

Сау булыгыз гөллəр,

Таңнар, иртəлəр.

Безне кара җиргə

Бүлəк итəлəр.

Кайгырмагыз киткəн

Кара бүлəккə.

Ышаныгыз калган

Якты телəккə!

Кабыгы төшсə җиргə,

Энҗесе калыр.

Изге җаннар үлмəс –

Йолдыздай янар.

Сау булыгыз, дуслар,

Алга барыгыз!

Сыгылмагыз җилгə,

Корычланыгыз!