Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

«Тәлинкә бизәксез булырга, аны ризык бизәргә тиеш», – ди Азнакайда яшәүче аш-су остасы Асия апа Гайсина

«Тәлинкә бизәксез булырга, аны ризык бизәргә тиеш», – ди Азнакайда яшәүче аш-су остасы Асия апа Гайсина. Сезнең игътибарга ул искиткеч тәмле тары тәбикмәге рецептын тәкъдим итә. Ул аны каенанасыннан өйрәнеп калган. «800 гр тары ярмасын акрын гына утта озаклап, тоз салып пешерәбез. Әзер ботканы суытабыз. Азрак сөт өстәргә дә мөмкин. Аннары 1 килограммнан артык манный ярмасы, 1 чәй кашыгы чүпрә, тәменчә шикәр комы, тоз салабыз да, болгатып төнгә калдырабыз. Пешерер алдыннан шушы массага 7-8 йомырка, 1 чәй кашыгы соданы кайнар су белән сүндереп кушып болгатабыз да бер 15 минут тотабыз. Аннары майлы табада каплап пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!» Чыганак

«Тәлинкә бизәксез булырга, аны ризык бизәргә тиеш», – ди Азнакайда яшәүче аш-су остасы Асия апа Гайсина. Сезнең игътибарга ул искиткеч тәмле тары тәбикмәге рецептын тәкъдим итә. Ул аны каенанасыннан өйрәнеп калган.

«800 гр тары ярмасын акрын гына утта озаклап, тоз салып пешерәбез. Әзер ботканы суытабыз. Азрак сөт өстәргә дә мөмкин. Аннары 1 килограммнан артык манный ярмасы, 1 чәй кашыгы чүпрә, тәменчә шикәр комы, тоз салабыз да, болгатып төнгә калдырабыз. Пешерер алдыннан шушы массага 7-8 йомырка, 1 чәй кашыгы соданы кайнар су белән сүндереп кушып болгатабыз да бер 15 минут тотабыз. Аннары майлы табада каплап пешерәбез. Чәйләрегез тәмле булсын!» Чыганак