18 майда (зөлкагъдә аеның 20 нче көнендә) Болгарда, һәр елдагыча, мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында оештырыла (Казан, 13-18 май). Гадәт буенча Изге Болгар җыенының төп өлеше булып җәмәгать белән тәүбә кылу торачак: анда мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүен сорап ихлас дога укыйлар. Тирән эчтәлекле һәм эчкерсез көчле хисләргә күмдерүче бу чара меңләгән дин кардәшләрне берләштереп, алар арасында рухи бердәмлек мохитен тудыра. “Тәүбә” Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында узачак, аны күп еллар элек башлап җибәрүче һәм оештыручы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак. Чарада Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша. Мөэминнәр Тәлгать хәз
18 майда (зөлкагъдә аеның 20 нче көнендә) Болгарда, һәр елдагыча, мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак
2 мая 20252 мая 2025
1 мин