Аллаһка ышану кайдан килә? Бу хис — иман — Аллаһыга ышану хисе. Ислам галимнәре әйтүенчә, Аллаһка ышаныр өчен, һәр кешегә 3 нәрсә төп сәбәп булып тора. Шул сәбәпләрнең берсен карыйк. Ул да булса һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһны тою хисе (фитрый иман). Бала ана карынында формалаша. Бу хакта һәркайсыбыз белә. Баланың тәне җыелып беткәннән соң, көннәрдән бер көнне яралгы «терелә», хәрәкәтләнә башлый. Халык телендә моны «җан керде» диләр. Галимнәр аңлатуынча, җан ахирәттән җибәрелә. Аллаһның әмере буенча, фәрештәләр җанны ана карынындагы яралгыга өреп китә... Әйдәгез, уйлап карыйк: җан ахирәттән килгәч, димәк, җанның ахирәт тормышын күргәне бар. Ул аны белә! «Әл-Әгъраф» («Киртәләр») сүрәсенең 172нче аятендә болай диелә: «Раббың Адәм (нәселеннән, турыдан-туры аңардан яралтачак балаларын, аның) балаларыннан (исә) аларның аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм (ул нәселләргә тормыш, аңлау һәм сөйләшү сәләте биреп,) аларны үз-үзләренә шаһит тотты: „Мин сезнең Раббыгыз түгелме?“ Алар
Аллаһка ышану кайдан килә? Бу хис — иман — Аллаһыга ышану хисе
2 мая 20252 мая 2025
1 мин