Берничә ел элек Әлмәт театры Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә «Ат карагы» дип аталган спектакль чыгарды. Талантлы режиссер Айдар Җаббаров куюында бу катлаулы һәм дә каршылыклы тема бик оста итеп сәхнәгә менде. Тамашачылар бу спектакльне бик яратып кабул иттеләр, әмма ул Казан тамашачысына Әлмәт театрының гастрольләре кысасында гына күрсәтелде. Кызганыч, күп кеше моны күрми калды. Туфан Миңнуллинның туган төбәге – Тау ягында Шәкүр карак дигән кешене бабайлар сөйләменнән күп кеше белә, ул да аны ишеткән һәм язучы буларак бу тема белән, әлбәттә кызыксынган. Әмма бу хәлләр катлаулы, каршылыклы, аны ничек бирү, гомумән, бу темага игътибар юнәлтергә кирәкме-юкмы дип уйлангандыр. Шуңа да үзе исән чагында бу әсәр чыкмады.
Тарихчылар да бу темага алынмадылар, чөнки әлеге кызыклы тема урлашу белән генә дә бәйле түгел, бу оешкан зур җинаятьчел төркем турында, аларның үткәнендә кеше үтерү эпизоды да булган.
Әлмәт театры спектакленә тарихчы уйлары белән бардым, беренчедән, аларның тәвәкәллегенә, икенчедән, бу катлаулы хәлнең асылын табарга тырышып, материал тамашачыны уйландырырлык итеп бик оста бирелгәненә шаккаттым. Спектакль ат урлаучы төркем, аларның җинаятьчел гамәлләре хакында түгел. Аларны бу юлга этәргән сәбәпләрне тирәннән эзләүгә корылган. Нигә кирәк ул аларга ат урлау? Татарның атка булган үзенчәлекле, мәхәббәтле мөнәсәбәтеме бу? Азартмы? Табышмы? дигән сорауларга җавап көтәсең. Тарихчы буларак, бу вакыйгалар миңа таныш, шуңа да үзем ясаган нәтиҗәләр белән уртаклашасым гына килә. Минем өчен бу татар кешесенең потенциалын куллану мөмкинлеге булмаганлыктан, чарасызлыктан барлыкка килгән оешма кебек күзалланды. Дәүләтчелектән мәхрүм ителгәннәр, үзләре тудыра алган мөмкинлектән кулланып, ниндидер үз җәмгыятен булдырырга маташалар, байлардан урлыйлар, ярлыларга ярдәм итәләр. Шәкүр – талантлы шәхес, оста оештыручы, әмма аның талантын кирәкле юнәлештә куллану сферасы юк. Кызганыч, таланты шәхесләрнең, нәкъ шул сәбәп аркасында, җинаятьчел юлга кереп китү очракларын тарихта аз түгел.
Шәкүр карак – безнең өчен герой түгел, ә ул татар тарихының катлаулы бер чорының персонажы, «караңгы чор»ның чагылышы, эчке ирек эзләүче. Аның тормышы – гыйбрәт, тамачашыны уйланырга мәҗбүр итә.
Сәхнәдә бик күп ат урлаучылар, кемнәр икән бу кешеләр дип уйланып утырасың. Безнең язмада, архив материалларына нигезләнеп, бу «эшкә» катнашы булган кешеләрнең исемнәре күренә. Бу төркемнең эшчәнлеген 2000 еллар тирәсендә Шәкүр каракның оныкчыгы булган мәктәптә укучы кыз бала өйрәнгән иде. Укучылар конференцияләрендә бабасының тарихын архив документларына нигезләнеп кызыклы чыгышлар ясаган иде. Кызганыч, алар басылмый калды бугай. Шәкүр карак командасы турында М. Беляев «Бандитский Татарстан» китабында бик тәфсилле язды, тулырак мәгълүматны аннан алырга була. Без бу язмада бары тик бу төркемдәге Тау ягы кешеләрнең катнашуына игътибарны юнәлтәчәкбез.
Тау ягында ат караклыгы
(кыскача гына тарихи сәхифәләр)
Тау ягының ат урлау буенча да «даны» чыга. 1882 елгы ат исәбен алу документлары буенча, Казан шәһәреннән кала, Казан губернасында ат урлау очраклары күп түгел диелә, әмма елына якынча 100 ат урлана торган була. Тәтеш өязендә ат урлау очраклары елына 10-12, ә иң күп ат караклыгы Чуел (Цивиль) өязенә туры килә, монда 35 очрак. Чуел өязенең Чүти авылы кешесе Шәкүр Рәхимов һәм аның командасы «ат урлау» буенча тирә-якта «танылу ала».
Ат урлау, нигездә, җәй көннәрендә барган. Гадәттә, болыннарда утлап йөргән атларны урлаганнар.
XIX гасыр ахырында ук Зөя һәм Тәтеш өязендә ат урлау вакыйгалары халыкны борчуга сала, урланган атлар, гадәттә табылган, хуҗаларына аларны сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Атның кайда булуын, хуҗа аны сатып ала алуы хакында хәбәр бирүче махсус кешеләре булган. Урлап сатучылар ат өчен 20-30 сум сораганнар. Ат урланганын хакимият органнарына әйткән очракта урлаучылар аңа зыян салачагын белгәннәр. Шуңа күрә, белгертми генә үзләре эзләп табып, үз атларын урлаучыдан сатып ала торган булалар. Әлбәттә урлаучыларны кулга алу һәм төрмәгә ябу очраклары да күп булган. Тау ягында ат урлау күренешләрен зур «кәсеп»кә әйләндергән һәм үз гамәлләре белән тирә-як халкын куркытып торган, хәтта хакимият органнарыннан да шүрләмәгән зур команданы Шәкүр Рәхимов оештыра.
XX гасыр башында ат карагы булып тирә-якта танылган Шәкүр Рәхимов озак еллар дәвамында бу кәсеп белән көн күргән нәсел дәвамчысы.
Ат урлау уйланылган система буенча алып барылган, әгъзалар арасында вазыйфалар бүленгән була: кемдер атны алып китә, башкасы яшерә. Аның авыл саен «күз-колагы», үз кешесе, шымчысы булган.
Тактикасы кыю һәм шулвакытта көтелмәгәнчә хәйләкәр була, хәтта печән олавын күздән югалтырлык итеп яшерү урыннары тотканнар, артка себерке тагып барып эз югалтканнар. Урланган атларны Казан шәһәрендәге Мокрая урамында (хәзерге ЦУМ кибете) урынында сатканнар. Бу зур көчле банда тирә-як авылларын куркуда тоткан. Сарык 20 сум, сыер 50 сум бәя белән йөргәндә, яхшы атның бәясе 200 сумнан башланганны исәпкә алсак, ат югалту авыл кешесе өчен дә, шәһәрнеке өчен дә зур югалту икәнлеге аңлашыла. Шәкүр карак командасы караклары атларны Мәскәү асты, Себергә кадәр барып урласа да, үз авылдашлары Чүтиләрнең атларына тимәгән. «Шәкүр карак» дип сөйләсәләр дә, әмма аңа карата дошманлык сизелми. Чаялыгын, зирәклеген сөйлиләр, берничә хәйләсе дә әле исемдә, дип искә алган шагыйрь Шәүкәт Галиев.
Шәкүр Рәхимов оештырган ат урлаучылар бандасын озак еллар кулга алу, җәза бирү мөмкин дә булмый.
Совет елларында гына аларга җинаять эше ачыла һәм аларны хөкем ителәләр. Озак вакыт дәвамында барган тикшерү процессының нәтиҗәсе буларак гаепләү эшләре бик күп том тәшкил итә.
«Шәкүр бандасы»ның җитәкчелеге Шәкүр Рәхимовка якын, ышанычлы кешеләрдән оештырылган була. Үзе җитәкчелектә булса, төркемнең аерым тармаклары белән уллары Сабир, Миңнегали, ир туганнары Зиннәтҗан һәм Гариф Мәҗитовлар идарә иткән. Карап торышка әлләни көчле кебек тә булмаган, гарибрәк кеше тәэсире калдыра торган Зиннәтҗан ярминкәдән 17 ат урлап китә алган, моның өчен инде ул берничә мәртәбә төрмәдә утырып чыга. Соңгы елларында ул кемдә нинди ат барлыгын ачыклаучы оста разведчик ролен дә башкара. Гариф Мәҗитов чабыш атларын урлау «остасы» буларак таныла, Шәкүр каракның олы улы – Сабир «тәҗрибәле» «остарган» ат карагы булып җитешә, бу кәсебе өчен берничә мәртәбә төрмәләрдә утырып чыга. Урланган атларга документлар ясау, төрле чиновникларның мөһерләрен «профессиональ» дәрәҗәдә үзгәртү эшен авыл мөәззине улы Мирза Рәхимов башкара. Һәрберсенең үз эш юнәлеше билгеләнгән төркем Тау ягы авылларны гына түгел, хәтта ки Россия төбәкләрен куркуда тота.
Ат татар тормышының аерылгысыз бер өлеше, ул эш көче генә дә түгел, ә татар тарихында аерым бер хөрмәткә ия булган хайван. Тау ягындагы ат урлауны караклык буларак бәяләсәк, ә урлаучылар бу «кәсеп»нең нигезендә атка булган мөнәсәбәт, азарт ята дип тә аңлатырга тырышканнар.