Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Кычыткан ашы пешереп ашарга өлгердегезме әле, дуслар? 😋 Үзе тәмле, үзе файдалы

Кычыткан ашы пешереп ашарга өлгердегезме әле, дуслар? 😋 Үзе тәмле, үзе файдалы! Тавык шулпасын әзерлибез: итен алып, шулпаны сөзәбез. Табада кишер, суган кыздырабыз. Аннан шулпага туралган бәрәңге, кишер-суганны салып, бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә җиткәнче кайнатабыз. Шуңа ваклап туралган кычыткан салабыз, тоз-борыч, лавр яфрагы өстибез. Ашны бик озак кайнатасы түгел. Соңыннан туглаган йомырканы, шулпага агыза-агыза болгатабыз, капкачын каплап, 30 минут тирәсе тотабыз. Ашны каймак белән бирергә мөмкин. Тәмле булсын!

Кычыткан ашы пешереп ашарга өлгердегезме әле, дуслар? 😋 Үзе тәмле, үзе файдалы!

Тавык шулпасын әзерлибез: итен алып, шулпаны сөзәбез. Табада кишер, суган кыздырабыз. Аннан шулпага туралган бәрәңге, кишер-суганны салып, бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә җиткәнче кайнатабыз. Шуңа ваклап туралган кычыткан салабыз, тоз-борыч, лавр яфрагы өстибез. Ашны бик озак кайнатасы түгел. Соңыннан туглаган йомырканы, шулпага агыза-агыза болгатабыз, капкачын каплап, 30 минут тирәсе тотабыз. Ашны каймак белән бирергә мөмкин. Тәмле булсын!