Мәктәпне тәмамлап Арбаш сыерлар фермасына эшкә килгәч, мине – 17 яше әле тулып кына киткән кызны, Шигабиева Мөкәррәмә апа каршына эшкә куйдылар (Камалиева Мәрхәбә апа бәби ялына китү сәбәпле, ул сауган сыерлар группасына эшче кирәк иде). Олы тормыш юлы узган, эшенә бик җаваплы карый торган, туры сүзле, төпле киңәшле, ялганны җене сөйми торган апа иде ул. Сугыш чоры ятимәсе, әти дигән бик кадерле сүзне бер тапкыр да әйтеп карамаган, әтисенең көчле куллары аны кызым диеп сөеп күккә чөймәгән, алдына утыртып назлап күкрәгенә кысып сөймәгән, гарип-гөрәбә булса да, сугыштан исән кайткан әтиле иптәшләренә кызыгып яшәгән, шуңамы, күзләрендә гомере буе түгелергә торган мөлдерәмә күл шикелле тирән сагыш йөрткән апа иде ул. Әтисе, Шигабиев Шәйхетдин,1941 нче елның март аенда ук хәрби җыенга алына. Шушы чыгып китүеннән Шәйхетдин абзый туган авылына, семьясы янына бүтән әйләнеп кайтмый. Әнисе Нәзифә апа 2 яшьлек олы кызы Нәкыя һәм йөрәк астында тыпырданучы нарасые (Мөкәррәмә апа) белән шушы көннә
Мәктәпне тәмамлап Арбаш сыерлар фермасына эшкә килгәч, мине – 17 яше әле тулып кына киткән кызны, Шигабиева Мөкәррәмә апа каршына эшкә
9 мая 20259 мая 2025
2 мин