Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, шуларның яртысыннан артыгы – сезонлы аллергия корбаны. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән яз аенда аннан интегүчеләр саны бермә-бер арта. Сезонлы аллергия чорына ничек әзерләнергә? Бу чорда ничек тукланырга? Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендәге аллергология үзәге җитәкчесе Виктория Делян шул хакта сөйләде. Соңгы елларда аллергия иң киң таралган чирләрнең берсенә әверелде. Бүген Җир шарында яшәүче һәр өч кешенең берсе шуннан интегә. Аларның саны елдан-ел арта бара. Аннары, күп кенә башка чирләре кебек үк аллергия дә яшәрә. Бүген хәтта биш-алты айлык сабыйлар да аллергиядән интегә. Төгәл сәбәпләре әле дә булса билгесез. Билгеләре. Язгы аллергия вакытында төчкертә башлый, борынга томау төшә, борын кычыта. Күз кызарырга, туктаусыз яшь агарга, күз кабаклары шешәргә дә мөмкин. Аллергия
Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә
9 мая 20259 мая 2025
3 мин