Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Дәүләт Советы бинасында Россия парламентаризмы көне алдыннан (27 апрель) гадәттәгечә Парламент дәресе кысаларындагы бәйге җиңүчеләрен

Дәүләт Советы бинасында Россия парламентаризмы көне алдыннан (27 апрель) гадәттәгечә Парламент дәресе кысаларындагы бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Быел 17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узды һәм ул Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Балтач урта мәктәбе укучысы Кәбирова Зәринә «Минем гаиләмдә Ватанны саклаучылар» иншалар конкурсында – беренче, ә Урта Көшкәт урта мәктәбе укучысы Григорьева Валерия «Ватан нәрсәдән башлана» рәсемнәр конкурсында өченче урын яулады. Кызларны һәм аларның остазлары Гүзәлия Хәйретдинованы, Наталья Уськееваны ихластан котлыйбыз!

-2