Гаилә — җәмгыятебезнең төп өлеше булып тора. Авылларыбызда яшәүче үрнәк гаиләләр исә яшәешебезнең бизәкләре. Янәшә тирә авылларда яшәүче сәнгатькә гашыйк гаиләләрнең Ор авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясаулары 19 апрель көнне тамашачыларга зур бәйрәм булды. Районыбыз мәдәният бүлеге җитәкчесе Петров Илназ Ильичның гаиләсе белән сәхнәдә татар биюе башкаруы аеруча игътибарга лаек иде. Чөнки сәнгатькә гашыйк җитәкченең Ор авыл клубы мөдире Раушания Мөдәрис кызы чакыруын кабул итеп чыгыш ясарга килүе генә дә күп нәрсә сөйли. Бу көнне сәхнәдә Ор, Смәел, Комзовод, Чутай авылларыннан килгән гаиләләрнең барысының да чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде. Ә инде авылларыбызның тоткалары булган, биредә гаилә корып төпләнеп калган, төрле тармакларда җаваплы хезмәт башкаручы әниләрнең бергә ансамбль оештырып чыгыш ясаулары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Әниләре чыгышын күреп балалар да кече яшьтән сәхнәгә тартыла, күңелләрендә матурлыкка соклану, үзең яшәгән тирәлек аның кешеләре белән горурлану тойгы