Начиная с 1970-х г. этнографами Института языка, литературы и истории Казанского филиала Академии наук СССР, а с 1996 г. Института истории им. Ш.Марджани АН РТ велась кропотливая работа по сбору историко-этнографических сведений о татарском народе. Специалистами было совершено более 30 экспедиций, охватывающих свыше 450 сел Среднего и Нижнего Поволжья, Урала, Сибири и Крыма. Изучены этнографические коллекции в фондах 26 государственных и областных музеев Санкт-Петербурга, Казани, Пензы, Саратова, Касимова, Тобольска, Астрахани, Бахчисарая и источники из 20 архивов СССР, РФ и Республики Татарстан. Часть собранных сведений использована при подготовке фундаментального труда «Историко-этнографический атлас татарского народа».
Внушительная источниковая база хранится в отделе этнологических исследований Института истории им. Ш.Марджани АН РТ. Сведения, собранные в экспедициях, музеях и архивах, сохранялись возможными для 1970-1990-х гг. средствами. На специальные бумажные карточки вручную записывалась информация (на татарском и русском языках) от местных старожилов, знающих историю и культуру татарского народа. К карточкам прикреплялись изображения предметов культуры. Чаще это фотографии, иногда рисунки художников. В карточках записывался подробный историко-этнографический паспорт: татарское и русское название предмета культуры, его описание, этнотерриториальная группа татар, время и место бытования. Общее количество таких карточек около 30 000. Сохранилась большая база полевых дневников. Все материалы содержат сведения по жилищу, хозяйству, костюму, обрядам, праздникам, пище, истории сел и т.д. Картотека отражает культуру разных этнотерриториальных групп татар – волго-уральских, сибирских, астраханских и крымских татар. База по волго-уральским татарам содержит сведения по казанским (заказанским, пермским, нукратским), мишарям (сергачским, лямбирским, темниковско-азеевским, кузнецко-хвалынским), касимовским, кряшенам (заказанско-западно-закамским, елабужским, молькеевским, нагайбакам), татарам Зауралья и нагайбакам.
Ч. 1. Экспедиционные материалы. Духовная культура
Экспедиция Р.К. Уразмановой в Омскую область, 22.08-11.09.1994.
Обработано: Г.Ф. Габдрахмановой, Л.З. Сулеймановой.
Мәкальләр
1.Күзең авырса, кулыңны тый.
2. Убыр китте, урыны калды.
3. Авызың пешсә, өреп эч.
4. Йомырка тавыкны өйрәтми.
5. Татарның акылы төштән соң
6. Калган эшкә кар ява
7. Дүрт аяклы ат та абына
8. Эт тэ ризыгы белән
9.Исәрдән сорама, исәр үзе әйтер
10. Байга караган көн кап-кара төн
11. Ятка ялынганчы, ят та яныңны карма (?)
12. Уңмасның уты янмас
13. Эт каргавы бүрегә җитмәс
14. Үч алганда упкә юк
15. Эшлә яхшылык, көт яманлык
16. Зур кашык теләсәң, зур сука ал.
17. Эт өрә, җил алып китә
18. Үлгән сыер сөтле була
19. Сиңа таш белән атсалар, син аш белән ат
20. Үгез үлсә ит, арба сынса утын
21. Алда кычкырган кәкүкнең башы авырта
22. Бака төкерсә, күлгә файда.
23. Ашыккан ашка пешкән
24. Байның җае килгәнче, ярлының җаны чыгар
25. Торнаның сирәге яхшы
26. Бер аягын атлаганчы, икенче аягын бүре ашар
27. Дөнья колесо, бер әйләнеп, бер баса
28. Яза белмәгән кеше кәламнән күрә, имеш
29. Кыйраның утыны кырык литр
30. Сыеры барның, сые бар.
31. Яманны күргәнче, яхшының кадерен белмәс.
32. Үзе юкның, күзе юк.
33. Сүз иясе белән йөрми.
34. Ак этнең бәласе, кара эткә кала.
35. Теләнчегә җил каршы
36. Үзе егылган еламый.
37. Егылганга йодырык
38. Ярлы яманыр, яманыр (?) да куаныр
39. Үрдәк биргән, каз көткән
40. Җил исмичә, яфрак селкенми
41. Ала каргада алачагың булсын
42. Авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермә
43. Сугыш беткәч, геройлар күбәер
44. Чебешләрне көзен саныйлар
45. Кеше күңелен күрсәң, үз күлелен кала
46. Үз күңелеңне күрсәң, кеше күңеле кала
47. Татар тотмыйча ышанмый
48. Әйткән сүз – кирткән киртә
49. Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсен
50. Җил булмаса, агач башы селкенми
51. Атны камчы белән кума, солы белән ку
52. Кызның җаны кырык, кырык беренчесе чыбык.
53. Тун аласы булса булсын, ат аласы булмасын
54. Этнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр
55. Берәү ун ел аңламаганны, икенче шунда ук аңлый
56. Хуҗа биргәнне куеныңа тык
57. Пәтере барның кадере бар
58. Эш тукмагы – аш
59. Туйдан тукмак та калмый
60. Ана күңеле балада, бала күңеле далада
61. Йөз капка, бер ишек
62. Акылы юк, ә хәйләкәр
63. Кем эшли, ул сата, кем сатып ала, аңа кирәкми
64. Башын ашыйлар, тәнен ташлыйлар
65. Аңламыйча сөйләгән, авырмыйча үләр
66. Авызың сөйләгәнне, колагың ишетсен
67. Күп яшәгән ни белер, күпне күргән шул белер
68. Сагыр күп ишетер, сукыр күп күрер, аксак күп йөрер.
69. Батыр яуда беленер.
70. Үз сүзле, үгез күзле.
71. Яткан таш мүкләнер, йөргән таш шомарыр.
72. Бер төкерсә ни булыр, күп төкерсә күл булыр
73. Су буена җитмичә, аяк киемеңне салма.
74. Авыру кешегә алтын кровать та булышмый.
75. Яман сыер ярда бозаулар
76. Икмәк тоз якты йөз.
77. Эшләгән тешләр, эшләмәгән тешләмәс.
78. Көлке көлә килә, артыннан төкерә килә.
79. Берәү туңып сикерсә, берәү туеп сикерә.
80. Ач кешенең ачуы яман.
81. Ат картайса – сугым, кеше картайса – көлке.
82. Искегә тотынма, исең китәр.
83. Тычканга үлем, мәчегә көлке.
84.Терсэк якын булса да, тешли алмассың.
85. Күкрәктән үтәрлек әйткән сүздән, йөрәккә терәп аткан ук яхшырак.
86. Усал дауда беленер.
87. Аю барда, бүре тик торсын.
88. Җиде кат үлчә, бер кат кис.
89. Без өйләнгәндә төн кыска, без уйланганда, көн кыска.
90. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас
91. Аллам сакласын елан чакмасын, дару тапмассың.
92. Сыер су эчкәндә, бозау боз ялый.
93. Эт майны сакламас.
94. Хуҗасыз өй ятим.
95. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсын
96. Әче булса да суган, усал булса да туган.
97. Суфи суган ашамый, ашаса кабыгын ташламый.
98. Кар астыннан карга тизәге дә табылмас.
99. Яхшылык җирдә ятмас, яманлык урын тапмас.
100. Кызлы кызын кыздырганда, бака ботын кыстыра.
101. Эшләнмәгән эштән шайтан көлә.
102. Атка җиткәнче, тай да мал.
103. Аягы зур сыйганын кияр, ә кечкенә сөйгәнен кияр.
104. Киткәндә сөенмә, кайтканда сөен.
105. Күз күрмәгән, нур эчәр.
106. Спай туңмый, тик калтырый.
107. Җиңелгән көрәшкә туймый.
108. Саклыкта хурлык юк.
109. Ил өстендә чыпчык үлмәс.
110. Төнлә эшләгән эш, урлап эшләгән эш.
111. Багучыга барма, башыңа кайгы алма.
112. Илгә чыккан – илле көн.
113. Сабыр иткән, моратына җиткән.
114. Эш юктан ирмәк, аш юктан ураза.
115. Ачтан казан астырма, ялангачтан утын кистермә.
116. Чынлыктан еласаң сукыр күздән яшь чыга.
117. Байга караган көн – кап караңгы төн.
118. Сиңа таш белән атсалар, син аш белән ат.
119. Мин дә чигү чигә беләм, җинги чәнчә, мин тартам
120. Туем капка төбенә җиткән, кабам орлыгы кайда икән.
121. Кире керә торган ишегеңне каты япма.
122. Ат яманы тайга иярә.
123. Айгырын алдыргач, сараен бикләгән.
124. Үзе байда торган, үзе ялчы тота.
125. Байның җае килгәнче, ярлының җаны чыга.
126. Кеше кайгысы кештәктә, үзеңнеке йөрәктә.
127. Илдә чыпчык үлми.
128. Эшле кеше эшен карар, әрәм тамак тешен казыр.
129. Ачыккан угры, ачынган телле.
130. Әнием үлсә дә минем кебек авырмагандыр.