2025 елның дүрттән бере узып та киткән. Шушы чорда районда терлекчелек тармагының үсеше, хуҗалыкларда терлекчелек фермаларында эшләр торышы турында район утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында киңәшмә узды. Сөт җитештерү районның, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы итүдә иң мөһим тармак икәнен даими җиткереп киленә һәм һәр киңәшмәдә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Елның өч аенда күмәк хуҗалыкларда (шәхси хуҗалыклардан тыш), барлыгы 35768 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 1413 тоннага артык. Иң күп сөт "Татарстан"да һәм "Кызыл юл«да савылган. Бу юнәлештә «Сосна» хуҗалыгы тотрыклы үсеш күрсәтә, һәм сөт җитештерү нәтиҗәләре буенча алар өченче урынга чыктылар. Хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйковка һәм шулай ук сөт җитештерүдә югары үсеш нәтиҗәләренә ирешкән «Активист» хуҗалыгы рәисе Рафил Зәкиевка истәлекле кубок һәм терлекчеләрне билгеләп узу өчен акчалата бүләкләр тапшырылды. Өч айлык нәтиҗәләр без көтк