18 апрельдә татар фән дөньясы зур югалту кичерде: энциклопедик гыйлемгә ия булган, күп фән өлкәләрен колачлаган киң эрудицияле шәхес, күпкырлы галим, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов 86 яшендә фани дөньядан мәңгелек дөньяга күчте. Белгәнебезчә, ул - бик күп шәҗәрәләр табып, өйрәнеп, фәнни әйләнешкә керткән кеше. Русиядә генә түгел, хәтта бөтен дөньяда татар шәҗәрәләрен Марсель абый кадәр яхшы белгән, җентекләп өйрәнгән кеше юк, дип әйтергә мөмкин. 2013 елда аңа “Татар шәҗәрәләре” хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде. Галим бөтен гомерен татар әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә багышлады. Ул бик күп фәнни экспедицияләрдә катнашып, археографик материал, ягъни борынгы кулъязма һәм сирәк басма китаплар җыйды. Галим борынгы татар китабының тарихын барлады, фәнни әйләнешкә яңа чыганаклар кертте, борынгы татар әдипләре тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрне өйрәнде, әдәбиятыбыз тарихында билгесез яки аз билгеле булган әдипләрнең
Татар фәне өчен зур югалту: галим Марсель Әхмәтҗанов вафат
19 апреля19 апр
11
1 мин