Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында җирлекләрдә ветераннарны котлау дәвам итә. Мондый чаралар Салавыч, Норма, Бөрбаш авыл җирлекләрендә дә узды.
Җирлек башлыклары, мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, укучылар тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Аларны Бөек Җиңү белән котладылар, котлау открыткалары, азык-төлек пакеты, Георгий тасмалары тапшырдылар, аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.
Өлкәннәр сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләделәр, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар.