Йөрәкне саклый һәм кан басымын төшерә торган чәйләр... Эксперт сүзләренчә, шундый үләннәрнең берсе – бөтнек һәм мелисса. Ул ялкынсынуга каршы чара буларак та бик яхшы эшли, тынычландыра һәм шулай ук организмда югары газ барлыкка килү белән көрәшә. «Бөтнек яки мелисса белән бер чынаяк чәй эчәбез һәм рәхәт йокыдан ләззәтләнәбез. Тик эчемлеккә шикәр өстәргә кирәкми», — дип китерә Волкованың сүзләрен «Доктор Питер». Кан басымы югары булган кешеләргә табиб юкәдән чәй эчәргә киңәш итә. Ул шулай ук ялкынсынуга каршы, спазмолитик һәм җиңелчә диуретик эффектка ия. Чабрец үләнен Волкова эчәклектәге ялкынсынуга каршы чара дип атый. Шулай ук эчемлек глистогон эффекттына ия һәм бронхит вакытында какырыктан арындыручы буларак кулланыла. Тагын бер файдалы чәй – ромашка эчемлеге. Ул колит һәм гастрит кебек эчәклек системасы патологияләрендә киң кулланыла. «Авыз куышлыгындагы язвалар, фарингитлар, тонзиллитлар, тире авырулары (дерматитлар) вакытында урынлы ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла