22 апрель көнне Казанның Вознесенье бистәсенең Черемшановая урамында автоинспекторлар номерсыз квадроцикл йөртүчесен туктатырга тырышып караган. Эзәрлекләү вакытында машина йөртүче идарә итә алмаган, квадроцикл юлдан чыккан һәм ауган. Татар-информ хәбәр итүенчә, йөртүченең таныклыгы булмаган, ул - 16 яшьлек казанлы. Аңа ОСАГО полисы булмаган һәм хокуксыз йөргән өчен административ материал төзегәннәр. Квадроцикл штрафстоянкага куелган.2
22 апрель көнне Казанның Вознесенье бистәсенең Черемшановая урамында автоинспекторлар номерсыз квадроцикл йөртүчесен туктатырга тырышып
26 апреля 202526 апр 2025
~1 мин