Без Тукай оныклары дигән девиз астында бакчабызда Тукай бәйрәмен уздырдык. Бөек Тукаебызның иҗаты күпкырлы булган кебек, бакчабызда тәрбияләнүче балалаларыбызның да сәләте искиткеч бай: кем сәнгатьле итеп шигырен сөйли, кем җырлый, кем аның ижаты буенча сәхнәләштергән әсәрен артистларча башкара. Кемдер житез итеп бии.
Бакчабызда уздырылган олы бәйрәм балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелде.Кечкенәләр группасы бәйрәмдә Тукай шигырьләрен яттан нәфис итеп сөйләү буенча ярыштылар.Тукай оныгы исемен алу өчен нәниләр Тукайның туган як табигате, кошлар, хайваннар, жәнлекләр турындагы шигырьләрен сайлап төркем каршында чыгыш ясадылар.
Сабыйлар күңелендә Бөек Тукайның шигьри шытымнары әнә шулай матур булып кереп калгандыр. Бэйрәмгә алар янына Тукайның Су анасы белан Шүрәленең кунакка килуе ямь өстенә ямь булды.
Зурлар төркеме исә Тукайның "Су анасы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Рольләрен артистларча башкарган балалар әхлакый тәрбия - урлашырга ярамавын бик оста башкардылар.
Тукайның туган як, табигать, хезматне сөю, китапны, әти-әнине ярату, кошларга, жәнлекларга сак карау, үзеңне әдәпле тоту темаларына багышланган шигырьләрен матур итеп яттан сөйләү буенча уртанчы һәм мәктәптә хәзерлек төркемнәрендә дә искиткеч тәрбияви бәйге балалар куңелендә онытылмаслык истәлек булып сакланыр.
Бәйрәмебезгә Норма китапханәсеннән килган Лилия апалары Шәйхетдинова катнашуы да бик урынлы булды. Ул Тукай иҗатыннан китаплар күргәзмәсен алып килеп, нәниларне таныштырды. Аның тормыш юлы, иҗаты буенча бик эчтәлекле, бай чыгыш ясады.
Әйе, шагыйрь Равил Файзуллин язганча, яздан аерып булмый Тукайны. Быел аның тууына 139 ел, киләсе елга олы юбилее- 140 яшьлеге булачак.
Тукай - безнең телебезнең, әдәбиятыбызның чишмә башы. Балаларыбызда аның сулмас, мәнгелек бай иҗатына сабый чактан мәхәббәт уяту - безнең бурычыбыз.
Гөлшат Зәйнуллина, Гөлсәрия Муллагалиева, Зәлия Илдусовна, Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре